- шәм
- 1. Эченә фитиль куеп, яндырып яктырту өчен майлы матдәдән, балавыздан таякчык форм. эшләнгән әйбер. күч. Яктылык, нур 2. тех. Кабызу хезмәтен үти торган кайбер җайланмаларның атамасы двигатель шәме 3. Берничәсен бергә ялгап, нефть скважинасына төшерелә торган озын труба 4. иск. Яктылык көчен үлчәү берәмлеге мең шәмле электр лампасы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.